1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр шәһәр халкына һәм кунакларына транспорт хезмәтен күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 1-8-нче гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәтен күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак.
Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк. 1-нче гыйнвар иртәсендә автобуслар линиягә 7.00 сәгатьтән чыгачак, метрополитен 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.
Раштуа бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, 7-нче гыйнвар 2.30 сәгатьтә махсус 9 автобус һәм бер троллейбус биреләчәк. Пассажирлар «Үзәк стадион» тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына да барып җитә алачаклар.
Казанда шулай ук 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар. Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында күрсәтелгән.