Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2020, 15:36

Казандагы Республика йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа бинасы 500-дән артык авыруны кабул итә алачак

Бинаның гомуми мәйданы - 15 мең кв м.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның профессор А.Ф.Агафонов ис. йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзүне тикшерде. Сырхауханә төзелешен карауда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, объектта хәзер 180-ләп кеше эшли, эш ике сменада бара. Киләсе атнадан эш тәүлек әйләнәсендә башкарылачак.

Сырхауханәнең яңа бинасы дүрт катлы булачак, моннан тыш, лаборатор корпус та һәм башкалар да корылачак.

Бина кабул итү-диагностика бүлегеннән, 10 кабул итү-кару боксыннан, КТ, УЗИ кабинетларыннан, рентген-диагностика бүлмәсеннән торачак, шул исәптән реанимация, операция заллары да булачак. Гомуми мәйданы 15 мең кв м.

Яңа бина 234 ятаккка билгеләнгән, кирәк булса, 504 урынга кадәр зурайтырга мөмкин булачак.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, төзелүче блок – универсаль, монда балаларга да, өлкәннәргә дә хезмәт күрсәтү мөмкин булачак.  Объектны агымдагы елның август аенда тапшырырга ниятлиләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар