В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабул итү өчен гаризаларны җибәреп була инде
Фото: Марат Мөгыйнов
Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, дәрестән тыш вакытта укучылар теорияне практикада ныгытачак – кече сыйныфлар өчен дәресләр үткәрәләр, фәнни конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашалар. Югары сыйныф укучылары шулай ук югары уку йортлары студентлары белән очрашалар, «университет шимбәләре»нә йөриләр һәм укытучылар белән аралашалар.
Профильле сыйныфларда укырга гариза бирергә теләүчеләр түбәндәге белем бирү учреждениеләренә мөрәҗәгать итә ала: 185 нче һәм 188 нче лицейлар, 8 нче, 10 нчы һәм 17 нче гимназияләр, 1 нче, 13 нче, 34 нче, 81 нче мәктәпләр. Уку турында тулырак +7(843)223-23-80 телефон номеры буенча белергә мөмкин.