Бүген Казан мәгариф системасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык бала бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 1-нче сентябрь көнне Казанның 109-нчы балалар бакчасында терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен үзәк ачу планлаштырыла. Шулай ук яңа уку елында психик үсешләрендә тоткарлык булган балалар өчен класслар ачылачак. Алар 25-нче, 81-нче, 136-нчы мәктәпләрдә урнашачак. Ә 71-нче һәм 111-нче мәктәпләрдә аутистик спектры бозылган балалар өчен ресурс сыйныфлар ачылачак.
Моннан тыш, һәр яңа балалар бакчасында төрле диагноз буенча махсус ихтыяҗлары булган балалар төркемнәре каралган, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.
Бүген Казан мәгариф системасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык бала бар. Алар өчен шәһәрдә инклюзив белем системасы эшли. Инклюзия режимында 39 база мәктәбе һәм 26 балалар бакчасы эшли.
«Ресурс» психология-педагогика үзәге һәм 213-нче, 221-нче, 286-нчы, 383-нче номерлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларга һәм ата-аналарга ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, шәһәрдә даими эшләүче психология-медицина-педагогика комиссиясе эшли.
СанПиН нормалары буенча, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен уку дәресләрен беренче сменада гына оештыралар. Укулар 8.00-дән дә иртәрәк башланмый. Көнлек йөкләнешкә килгәндә, беренче сыйныф укучылары 4 дәрестән дә күбрәк укымаска тиеш, атнага бер тапкыр 5 дәрес уку рөхсәт ителә, анысы да физик тәрбия дәресе хисабына. 2-4 сыйныф укучыларының дәресләр саны 5-тән дә артмаска тиеш. 5-6 нчы сыйныф укучыларыныкы – 6 дәрестән артмаска. 7-11 сыйныф укучыларыныкы – 7 дәрестән дә артык булмаска тиеш.