В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укучыларның аерым категорияләре ташламалардан файдалана алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Яңа уку елында Казанның мәктәп ашханәләрендә туклану бәясе үзгәрмәячәк. Шул ук вакытта укучыларның аерым категорияләре ташламалардан файдалана алачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
Әйтик, өлкән сыйныф укучылары 48 сумга комплекслы төшке аш сатып ала ала, ирекле сайлау менюсыннан ашларның бәясе 73 сум тәшкил итәчәк. Алар туклану ташламасыннан да файдалана ала, аның суммасы агымдагы елда бер кешегә 8 сум 30 тиен дип бәяләнә. Авыр хәлдә калган аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар да ташламалы туклану хокукына ия. Укучылар өчен өстәмә рәвештә 30 сумга иртәнге яки көндезге аш, ассортиментта 16 сумлык аш (суп) тәкъдим ителә.
1 нче сентябрьдән кече сыйныф укучылары өчен тагын бер яңалык каралган. «Күпсанлы үтенечләр буенча һәм үткәрелгән мониторинглар нигезендә департаментта кече сыйныфлар өчен бушлай кайнар ризык менюсын яңадан карадылар», - дип сөйләде Р.Мөхәммәдшина. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, иртән итле кайнар иртәнге ашны барлык балалар да яратмый. Шуңа күрә укучылар өчен ярма һәм сөт ризыклары (ботка, сырник, ачытып ясалган сөт продуктлары һәм коймаклар) күп булган башка комплекс тәкъдим ителә. Кирәкле туклану комплексын язма гариза белән ата-ана сайлый.
«Бу уку елында без мәктәп укучылары арасында дөрес туклану тәртибен формалаштыру буенча нәтиҗәле эш алып барачакбыз», – дип ассызыклады Р.Мөхәммәдшина. Ул традицион «Мәктәп пикнигы» (икенче атнада старт ала) һәм «Әнием темада» (49 нчы номерлы мәктәптә иртәгә башлана) проектлары сакланачагын билгеләп үтте.
Укучыларның ата-аналарыннан туклану сыйфаты буенча фикерләр социаль челтәрләрдә һәм кайнар линиягә килә. «Ата-аналар контроле журналы» проекты да үз эшен дәвам итә. Әйтик, узган уку елы нәтиҗәләре буенча 15 мең бәяләмә алынган, шуларның – 98,5% ы уңай.
Яңа уку елы мәктәпләрдә продукция заказының автоматлаштырылган системасын тулысынча файдалану белән башланды, дип билгеләп үтте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры. Аның сүзләре буенча, бу технология ярдәмендә заказ бирү процессы тулысынча ачык. «Мөдир укучыларның санын кертә, һәм система меню өчен кирәкле продуктлар запасын исәпләячәк. Элегрәк мондый технология балалар бакчалары өчен уңышлы тормышка ашырылган иде. Нәтиҗәдә азык-төлек блогы мөдиренең эш вакыты һәм мәктәптә һәм балалар бакчасында продукция запасы экономияләнә, менюдагы ризыклар үзгәрми», – дип сөйләде Р.Мөхәммәдшина.
Азык-төлек блокларының җитештерү куәтләре дә арта. Шулай итеп, «Юрюзань» яңа җитештерү мәйданчыгы эшли башлады, анда сәламәтлек саклау челтәре өчен ризык әзерләнә. Шуның аркасында мәктәптә туклануны оештыру өчен куәтләр артты, шулай ук 120 кв.м мәйданлы яңа суыту камерасы барлыкка килде, ул өч көнгә ит ярымфабрикатларын өстәмә запас белән тәэмин итәчәк, дип өстәде Р.Мөхәммәдшина.