В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйнвар аеның беренче 10 көне эчендә Татарстан башкаласында 353 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 353 бала (173 малай һәм 180 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 54. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 980 һәм 4500 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Марк, Артем, Самир, София, Ева, Алиса, Александр, Михаил, Тимофей.
Сирәк кушылган исемнәр: Валентина, Алексия, Аарон, Ариела, Айнель, Арон, Фирүзә, Добрыня, Алиана.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 50 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 62 һәм 60 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.