В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Православие христианнары 2022 елны дога кылып каршы ала алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга каршы төндә Казанның биш гыйбадәтханәсендә гыйбадәт кылулар узачак, һәм дин тотучылар 2022 елны дога кылып каршы алачак. Кайберләрендә хезмәт тәүбә кылудан башланачак, ә илаһи литургия тәмамлангач, яңа елга гыйбадәт кылу булачак.
Гыйбадәтләр түбәндәге шәһәр храмнарында узачак:
· Духосошественский гыйбадәтханәсе (Т.Миңнуллин урамы, 21), 23:30 сәгатьтә башлана;
· Казанның Пятницкая чиркәве (Большая Красная урамы, 1/2), 23:00 сәгатьтә башлана;
· Яңа Иерусалим архиерей йорты (Оренбург тракты, 48), 22:00 сәгатьтә башлана;
· Могҗиза булдыручы Ярославль храмы (Н.Ершов урамы, 25), 23:30 сәгатьтә башлана;
. Казан дини семинариясе каршындагы Изге Иоанн Кронштадтский гыйбадәтханәсе (Челюскин урамы, 31а) 23:40 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш, гыйбадәтләр Раиф Богородицкий ир-атлар монастыренда, Зөя Богородице-Успение ирләр монастыренда һәм Чистайның Никольский соборында узачак, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.