В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачык булачак.
Фото: Денис Гордийко
31-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча, ә Яңа ел төнендә махсус җәдвәл буенча 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1-нче гыйнварда иртән автобуслар линиягә 7.00 сәгатьтән чыгачак. Метрополитен 6.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Гадәттәгечә Раштуа бәйрәме хезмәте тәмамланганнан соң, 7-нче гыйнварда 2.30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталыш пунктына биш автобус һәм бер троллейбус билгеләнәчәк, алар шәһәрнең барлык районнарына җибәреләчәк.
Моннан тыш, 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.
«Яңа ел алдыннан Казанның транспорт предприятиеләре хәрәкәтчән составны һәм метро станцияләрен бәйрәм атрибутикасы белән бизәде. Шәһәрнең барлык маршрутларында 100-дән артык автобус, троллейбус һәм трамвай бизәлгән. Тантаналы кәеф булдыру өчен, автоинформаторлар аша пассажирларга котлаулар тапшырыла», - дип сөйләде Айдар Абдулхаков.
Транспорт һәм транспорт предприятиеләре комитетында кизү тору оештырылган, терроризмга каршы һәм янгынга каршы куркынычсызлык һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү мәдәнияте буенча машина йөртүчеләр-кондукторлар составы белән өстәмә инструктажлар үткәрелгән.
Бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары Транспорт комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә алалар.