(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә автобуслар, трамвайлар, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк.
31 декабрьдә 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр транспорты тулы күләмдә эшләячәк, 23.00 сәгатькә кадәр эштә көндезге чыгарылышның яртысы файдаланылачак, ә 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр – юлларга 69 берәмлек күчмә состав чыгачак. 1 гыйнвар иртәсендә автобуслар маршрутларның эш режимын 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр озайтып юлга чыгачак. Метрополитен бу көнне 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.
Гадәттәгечә, Раштуа төнендә, 7 гыйнварда бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, "Үзәк стадион" тукталыш пунктында шәһәрнең барлык районнарына мәхәллә кешеләрен алып килү өчен 9 автобус һәм бер троллейбус оештырылачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә транспорт комитетының (843) 275-30-50 кайнар линия телефоны эшләячәк.