Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2019, 11:53

Яңа елда Казанда пассажирлар транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

Денис Калинкин бистәләрдә һәм микрорайоннарда яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтелүгә игътибар итәргә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр, Казанда шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырылачак, ә урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Яңа ел төнендә башкала халкына һәм кунакларына төнге икегә кадәр 30 төп маршрутта 80 берәмлек автобус, троллейбус һәм трамвай хезмәт күрсәтәчәк, ә метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

1-нче гыйнвар иртәсендә автобуслар линиягә 7.00 сәгатьтән чыгачак, метрополитен 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.

Раштуа бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, 7-нче гыйнвар 2.30 сәгатьтә махсус 9 автобус һәм бер троллейбус биреләчәк. Пассажирлар «Үзәк стадион» тукталышыннан шәһәрнең барлык районнарына да барып җитә алачаклар.

Яңа ел хөрмәтенә шәһәрнең транспорт предприятиеләре күчмә составны һәм метрополитен станцияләрен бәйрәм атрибутикасы белән бизәделәр. «Барлык маршрутларда йөздән артык автобус, троллейбус, трамвай бизәлде. Бәйрәм кәефен булдыру максатыннан автоинформаторлар аша пассажирларга котлаулар трансляцияләнә», - диде А.Габделхаков.

Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин бистәләрдә һәм микрорайоннарда яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтелүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Транспорт комитетында һәм транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләрнең кизү торулары оештырылды. Транспорт комитетының кайнар линия телефоннары эше тәүлек буе эшләү режимына күчерелгән, аңа түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: +7 (843)275-30-50.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.12.2019
Видеорепортаж
30.12.2019 11:08
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр хезмәтләре эше турында, 30.12.2019
Барлык яңалыклар