Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2022, 11:18

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты төнге 2 гә кадәр эшләячәк

1 нче гыйнварда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 7:30 сәгатьтә йөри башлаячак, метрополитен 6:00 сәгатьтә ачылачак.

Фото: Денис Гордий

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты төнге 2 гә кадәр эшләячәк. 1 нче гыйнварда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар маршрутларга 7:30 сәгатьтә чыгачак һәм эшне 23:30 сәгатьтә төгәлләячәк, метрополитен 6:00 сәгатьтә ачылачак. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча – 5:30 дан 23:30 га кадәр эшләячәк, метрополитен – 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр.

7 нче гыйнварда, Раштуа бәйрәмендә, шәһәр гыйбадәтханәләрендә төнге бәйрәм гыйбадәтеннән соң махсус автобуслар һәм троллейбуслар биреләчәк. 1:30 сәгатьтән «Үзәк стадион» тукталышы янында шәһәрлеләрне 2 нче троллейбус һәм 6, 10а, 15, 23 һәм 30 нчы номерлы маршрут автобуслары көтәчәк.

Ә.Сафин хәбәр иткәнчә, яңа ел алдыннан шәһәрдә 148 транспорт берәмлеге бизәлгән. Автоинформаторлар аша транспорт чаралары салоннарында котлаулар яңгырый. Ә 45 һәм 46 нчы маршрут автобусларында «Казан автобусында Яңа ел тавышы бул» акциясе җиңүчеләренең котлауларын ишетергә мөмкин.

Бәйрәм көннәрендә барлык сораулар буенча башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар Транспорт комитетының кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар: +7(843)275-30-50.

Ә.Сафин шулай ук 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкаларның түләүсез эшләячәген искәртте.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.12.2022
Видеорепортаж
26.12.2022 13:18
Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты сәгать 2 гә кадәр эшләячәк
Барлык яңалыклар