Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2023, 12:42

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда көн саен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2,2 меңнән артык хезмәткәре дежур торачак

Ел башыннан республикада 4780 янгын булган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Юлия Летникова). Ел башыннан Татарстанда 4780 янгын теркәлгән. Аларда 194 кеше зыян күргән, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 11 гә күбрәк. 132 кеше һәлак булган. Республикада булачак бәйрәм көннәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәчәкләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – төбәкнең янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин сөйләде.

Аның сүзләренчә, ел саен яңа ел каникуллары көннәрендә янгыннар саны арта. Мәсәлән, 2022 елның 30 нчы декабреннән 9 нчы гыйнварына кадәр 129 янгын булган. Аларда алты кеше һәлак була, тагын 12 кеше җәрәхәтләнә. Төп сәбәпләр арасында ут белән саксыз эш итү (39%), электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (27%), җылыту мичләренең һәм төтен чыгару юлларының дөрес төзелмәве яки төзек булмавы (24%). Кыш көне пиротехника куллану аркасында янгын чыгу ихтималы да арта.

«Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 29 нчы декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе көчәйтелгән эшкә күчә – тәүлек әйләнәсендә 2200 дән артык хезмәткәр һәм 1100 дән артык берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Төп игътибар балаларның күпләп булу объектларына биреләчәк», - дип сөйләде Максим Трущин. Белгечләр шулай ук тәүлек әйләнәсе булган социаль өлкә учреждениеләренә, пиротехника сату пунктларына, шулай ук торак фонды объектларына барачак.

Максим Трущин искәрткәнчә, Татарстанда 25 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә булачак. Пиротехниканы куллануга чикләүләр бәйрәмнәр чорына кертелә һәм 2024 елның 8 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

«Муниципалитетларга пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен мәйданчыклар булдыру буенча йөкләмәләр бирелде. Бүгенге көндә республикада 787 урын билгеләнгән, шул исәптән дүртесе Казанда», - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда административ җаваплылык көчәя: гражданнар өчен штраф – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Пиротехниканы куллану буенча киңәшләр

Пиротехниканы махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Сатып алганда продукциянең сертификатланганмы-юкмы икәнен белергә, инструкция, куркынычлык классы белән танышу зарур. Сатучыдан сертификат яки декларация булу-булмавы белән кызыксынырга кирәк.

Пиротехниканы 16-18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә куллану тыела. Әгәр бала җәрәхәтләнсә, моның өчен җаваплылык ата-аналарга йөкләнәчәк. Узган ел пиротехникадан биш кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән.

Пиротехниканы балалардан һәм ягу яки җылыту әйберләреннән ерак коры бүлмәдә сакларга кирәк.

Пиротехниканы электр линияләре, газ үткәргечләре һәм агачлар булмаган территориядә куллану киңәш ителә. Майданчык корылмалардан һәм төзелешләрдән 30 м һәм сәнәгать предприятиеләреннән 500 м ераклыкта булырга тиеш.

Пиротехник әйберләрне горизонталь тайгак булмаган өслеккә урнаштырырга кирәк, шул ук вакытта аларны, әйләнеп капланмасын өчен, 2/3 өлешен карга күмеп кую зарур.

Фитильне сузылган кул аралыгында кабызырга, шуннан соң 30 метр читкә китәргә кирәк. Әгәр эшләнмә атмаса, аңа 5 минуттан соң гына якын килергә мөмкин, дип өстәде Максим Трущин.

Барлык яңалыклар