В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларга кушкан исемнәр арасында иң сирәкләре Тальмир, Королина, Сафинә, Нурислам, Сәет.
Казанлылар балаларына Сәмирә, Руслан, Тимур, Арина, Мелания, Мия, Оскар исемнәре биргән
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәрендә – 1-6 гыйнварда – Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 69 бала тууы теркәлгән: 39 малай һәм 30 кыз. Яңа ел төнендә 6 бала туган: 4 кыз һәм ике малай.
Казанның иң яшь анасына 21 яшь булса, иң өлкәненә – 38. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 800 һәм 4090 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артем, Мәрьям, Әмир, Мәдинә, Азалия, Кирилл, Кәрим. Сирәк кушылган исемнәр: Тальмир, Королина, Сафинә, Нурислам, Сәет.