Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2021, 12:31

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 56 авария бригадасы кизү торачак – гадәттәгегә караганда ике тапкырга күбрәк

Шәһәрлеләрдән газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәүләрен сорадылар.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел каникулларында Казанда ресурс белән тәэмин итүче оешмаларда 250-дән артык кешедән торган 56 бригада һәм 100 берәмлек махсус техника кизү торачак – бу гадәти көннәргә караганда ике тапкыр күбрәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Идарәче оешмалар кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән җиһазландырылган дежур персоналның тәүлек буе эшләвен тәэмин итәчәкләр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны кар һәм боздан чистарту, авыш түбәләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистарту эшләре башкарылачак.

«Һава торышы начарайган очракта, торакчылар, кар көртләре барлыкка килүне булдырмас өчен, кирәкле санда махсус техника берәмлеген һәм кешеләрне чыгарырга әзер», – диде И.Гыйниятуллин. Ул искә төшергәнчә, нормативлар буенча йорт яны территориясе кар яуганнан соң 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Ә авыш түбәдә 30 см дан артык кар катламы җыелу рөхсәт ителми. Чүп көн саен чыгарылып торырга тиеш.

Халыкның куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм терактларны кисәтү максатыннан, күп фатирлы йортларның подвал һәм чорма биналарын тикшерү үткәрелде.

«Шәһәр халкына янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, бигрәк тә пиротехника, шәм һәм башкаларны кулланганда. Һәм һичшиксез газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Башкарма комитетта һәм район администрацияләрендә җитәкчелек составының кизү торуы оештырылды. Тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе «Ачык Казан» сервисы аша гамәлгә ашырылачак (телефон: +7(843)236-41-23).

Коммуналь хезмәтләрне өзүгә бәйле планлы эшләр яңа ел каникуллары вакытында каралмаган, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.12.2021
Видеорепортаж
27.12.2021 12:15
Яңа ел көннәрендә Казанда 56 авария бригадасы һәм 100 берәмлек махсус техника кизү торачак
Барлык яңалыклар