В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң популяр юнәлешләр гадәттәгечә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Краснодар һәм Симферополь булды.
Фото: Марат Мугинов
Иң популяр юнәлешләр гадәттәгечә Мәскәү (34 мең 631 пассажир), Санкт-Петербург (10 мең 390 кеше), Сочи (8329 кеше), Краснодар (2507 кеше) һәм Симферополь (1858 кеше) булды.
2019-2020 еллардагы Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда Сочига, Краснодарга һәм Симферопольгә бара торрган рейсларның популярлыгы берничә тапкырга арткан. Мәсәлән, Казан - Симферополь маршрутында 7 тапкыр күбрәк пассажирларга хезмәт күрсәтелгән.
Халыкара юнәлешләргә килгәндә, казанлылар еш кына Истамбулга (3738 кеше) һәм Антальяга (3143 кеше) очты, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. Күптән түгел җибәрелгән Казан - Занзибар рейсларына да ихтыяҗ бар.