Гыйнвар аенда вакытлыча Сосновкага баручы электричкалар расписаниедән чыгарыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре чорында «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе поездлары, ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча, гамәлдәге расписание буенча йөриячәк.
Вакытлыча расписаниедән 6440-нчы номерлы һәм 6431-нче номерлы Казан –Сосновка – Казан юнәлешендә йөрүче поездлар төшереп калдырылды. Алар 1-нче һәм 2-нче гыйнвар көннәрендә йөрмәячәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында белергә мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.