Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2022, 12:11

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан поликлиникалары көн саен эшләячәк

3 нче һәм 6 нчы гыйнварда медицина учреждениеләренең эше көчәйтеләчәк – пациентларны терапевтлар һәм педиатрлар гына түгел, тар профильле белгечләр дә кабул итәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Зилә Гайфи). Булачак бәйрәмнәрдә поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре көн саен эшләячәк. Ә 3 нче һәм 6 нчы гыйнварда беренчел звено медицина учреждениеләренең эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева.

Аның сүзләренчә, соңгы өч атнада шәһәрдә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының 2,5 тапкырга артуы күзәтелә. Медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты, учреждениеләр хезмәткәрләре янә югары йөкләнеш шартларында эшлиләр. Коронавирус пандемиясе чорында эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, кискен сулыш авырулары буенча эпидситуация начарланган очракта госпитальләрнең әзерлеге тәэмин ителгән.

«31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр өлкәннәр һәм балалар челтәре хастаханәләренең һәм поликлиникаларның эш режимы 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр булачак. Бу көннәрдә поликлиникаларда колл-үзәкләр, регистратуралар, дежур терапия һәм педиатрия бригадалары, процедура кабинетлары һәм ашыгыч медицина ярдәме кабинетлары эшләячәк. 3 нче һәм 6 нчы гыйнварда поликлиникаларның эше көчәйтелгән режимда оештырылачак, бу көннәрдә терапевтлар һәм педиатрлар белән беррәттән пациентларны тар профильле белгечләр, рентгенология кабинетларында һәм лабораторияләрдә кабул итәчәкләр», – дип сөйләде Гөлсинә Хуҗиева.

Стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология бүлекләре бәйрәм атнасының барлык көннәрендә тәүлек әйләнәсендә эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә салу территориаль принцип буенча башкарылачак.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә, яшәү урынына карамастан, пациентларны беренчел мөрәҗәгатьләр белән кабул итәргә әзер.

Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиник составлары составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк. Бригадалар составында – акушер-гинеколог, акушер һәм медицина регистраторы.

Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникаларының эшен 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр оештыралар. Өлкәннәр һәм балалар өчен кичектергесез стоматологик ярдәм 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр 18:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча урнашкан «Шәһәр стоматологиясе» акционерлык җәмгыятенең 1 нче номерлы филиалында күрсәтеләчәк. Тел.: +7(843)291-01-03.

Гөлсинә Хуҗиева хәбәр иткәнчә, «Кремль чыршы бәйрәме», «Республика чыршы бәйрәме»н үткәрү урыннарында, шәһәр һәм район чыршы шәһәрчекләрен ачу урыннарында медицина бригадалары кизү торачак. Соңгы көннәрдә халыктан 20 мөрәҗәгать булган, урыннарда медицина ярдәме күрсәтелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгының урынбасары республикада янгынга каршы режим гамәлдә булуын искәртте. «Бәйрәм көннәрендә пиротехниканы медицина учреждениеләрендә саклауга һәм куллануга тыю гамәлдә булачак. Коммуналь челтәрләрне, янгын куркынычсызлыгы системаларын һәм янгын суүткәргечләрен беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклегенә тикшерү үткәрелде. Медицина биналары эчендә, бигрәк тә палаталарда янгын куркынычсызлыгын контрольдә тоту көчәйтелде. Пациентларга шәхси җылыту приборларын куллану катгый тыелачак. Шулай ук югары куркыныч объектлар – газификаторлар, котельныйлар, лифтлар, җылылык төеннәре, бойлерлар, кислород җиһазлары, пар медстерилизаторлары тикшерелде», – дип сөйләде спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.12.2022
Видеорепортаж
26.12.2022 13:20
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан поликлиникалары көн саен эшләячәк
Барлык яңалыклар