Медицина учреждениеләре 2 нче, 4 нче һәм 6 нчы гыйнварда көчәйтелгән эш режимына күчәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Диана Жиленкова). Алдагы бәйрәмнәрдә, 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, Казанның поликлиникалары көн саен эшләячәк. Медицина учреждениеләре пациентларын кабул итүнең көчәйтелгән режимына 2 нче, 4 нче һәм 6 нчы гыйнварда күчәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, өлкәннәр һәм балалар челтәре хастаханәләренең поликлиникалары һәм поликлиника бүлекчәләре грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны тотрыкланса, шәһәр халкын 8:00 дән 18:00 гә кадәр кабул итәчәк. Терапия һәм педиатрия бригадаларыннан тыш, тар профильле белгечләрнең дежур торуы планлаштырыла. Шулай ук рентгенология кабинеты, лаборатория, травматология бүлекләре һәм көндезге эш режимы белән кабинетлар, өйгә чакырулар, шул исәптән ашыгыч ярдәм станциясеннән тапшырылганнарны кабул итә торган кичектергесез медицина ярдәме кабинетлары ачылачак.
Травматология пунктлары тәүлек әйләнәсе пациентларның беренчел мөрәҗәгатьләре өчен ачык булачак.
Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекчәләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк.
Бала тудыру йортлары һәм стационарлар, шул исәптән гинекология стационарлары, тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә территориаль принцип буенча салачаклар.
Стоматология поликлиникаларына 31 нче декабрьдә – 8:00 дән 18:00 гә кадәр, 1 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр 9:00 дән 16:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Ашыгыч стоматологик ярдәмне өлкәннәргә һәм балаларга 18:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр барлык бәйрәм көннәрендә Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча күрсәтәчәкләр.
«Кремль чыршы бәйрәме», «Республика чыршы бәйрәме», шәһәр һәм район бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда медицина ярдәме каралган», – дип нәтиҗә ясады Владимир Жаворонков.