1, 2 һәм 7 гыйнварда ял көннәре булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Почтасы бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк. Почта элемтәсе бүлекләре бәйрәм графигы буенча 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Шимбә көнне, 29 декабрьдә, барлык класслы почта бүлекләре дүшәмбе режимы буенча, эш көнен бер сәгатькә кыскартып эшләячәк.
30 декабрьдә почта бүлекләре якшәмбе режимы буенча эшләячәк.
31 декабрьдә шәһәр почта элемтәсе бүлекләре шимбә тәртибе буенча эшләячәк, ә авыл бүлекләре эшләми.
1 һәм 2 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча барлык почта бүлекләрендә ял көннәре булачак.
3 гыйнварда почта бүлекләре пәнҗешәмбе җәдвәле буенча эшләячәк, ә муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендәге почта бүлекләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Авыл почта бүлекләре билгеләнгән тәртип буенча эшләячәк, 4 һәм 6 көн өчен пенсияләр бирү график буенча алып барылачак.
4 гыйнварда 1, 2 һәм 3 класслы почта бүлекләре җомга режимы буенча эшләячәк. Барлык башка бүлекләрдә бу көнне ял булачак.
5 гыйнварда 1, 2, 3 класслы почта бүлекләре шимбә тәртибе буенча эшләячәк, ә муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Авыл почта бүлекләре билгеләнгән эш режимы буенча эшли. 5 һәм 7 көннәрдә пенсия бирү график буенча узачак.
6 гыйнварда 1, 2, 3 класслы бүлекләр якшәмбе көнне режимы буенча, эш көнен 1 сәгатькә кыскартып эшләячәк, калган почта бүлекләрендә ял көне булачак.
7 гыйнвар – Татарстан Республикасы буенча барлык почта бүлекләре өчен ял көне.
8 гыйнварда 1, 2, 3 класслы почта бүлекләре сишәмбе режимы буенча эшләячәк, муниципаль берәмлекләрнең административ үзәкләренең почта бүлекчәләрендә эш көне 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Авыл почта бүлекләре билгеләнгән тәртип буенча эшләячәк, 8 көн өчен пенсияләр бирү график буенча барачак.
9 гыйнвардан барлык почта бүлекләре җәдвәл эшли башлаячак, дип хәбәр итә "Россия Почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе филиалы - "Татарстан Почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе матбугат хезмәте.