31-нче гыйнварга кадәр шәһәрдә муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы гамәлдә булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Яңа ел бәйрәмнәреннән тыш, 2021 елда муниципаль парковкалар 22-23-нче февральдә, 8-нче мартта, 1, 3 һәм 10-нчы майда, 12 һәм 14-нче июньдә, 30-нчы августта, 4-6-нчы ноябрьдә, 31-нче декабрьдә, шулай ук Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәрендә бушлай эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, киләсе елның 31-нче гыйнварына кадәр Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү чарасы буларак кабул ителде. Эш көннәрендә 7.00-18.00 сәгатьләрдә түләү алына, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин.