В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларны спиртлы эчемлекләр куллануның һәм сыйфатсыз товар сатып алуның куркыныч булуы турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә яңа елда, Казанда алкоголь белән агуланучы пациентлар саны уртача 5 тапкыр арта. Мондый агуланулардан соң сәламәтлек өчен авыр нәтиҗәләрен кичергән пациентлар сафын тулыланмас өчен, шәһәрлеләргә алкоголь кулланган вакытта сак булырга һәм организмның хәтта кечкенә доза спиртлы эчемлекләргә дә агуга кебек тәэсир итүен истә тотарга киңәш итә.
Әгәр гадәттә, 7-нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлегенә тәүлегенә 2-3 пациент килә икән, бәйрәм көннәрендә аларның саны тәүлегенә 25-30 кешегә кадәр арта, дип сөйләде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бүлек мөдире Алия Насыйбуллина. Мондый пациентлар токсикология бүлегенә генә түгел, ә нейрохирургия, травматология, хирургия профилендәге бүлекчәләргә дә керә.
Уртача статистик портреты булдыру бик авыр - белгечләр сүзләренчә, хастаханәләргә төрле яшьтәге төрле социаль категориядәге пациентларны алып киләләр. Ә менә каты агулану аркасында килеп чыккан кома халәтендә, барыннан да элек, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны госпитализациялиләр.
Соңгы вакытта россиялеләр арасында алкоголь куллану, этанол һәм спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары кимүгә карамастан, токсикология бүлегенә госпитализацияләүнең башка сәбәпләре арасында ул беренче урында кала. Икенче урында - медикаментлар һәм башка матдәләр белән агулану.
Бәйрәм өстәле артында сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен, табиблар татлы спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга киңәш итә - организм өчен алар куркынычрак. "Иң мөһиме - спиртлы эчемлекләр куллануны чикләү һәм татлы спиртлы эчемлекләр эчмәү, чөнки бу күпкә авыр нәтиҗәләргә китерә. Шуны истә тотарга кирәк: бу бөтен органнарга да тәэсир итүче токсин", - дип өстәде Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Сергей Басанов.
Алкоголь куллану буенча бернинди гомуми кагыйдәләр һәм киңәшләр юк – табиблар һәр организмның бик үзенчәлекле булуын һәм теге яки бу хәмергә реакция белдерүен фаразлап булмый диярлек, дип раслый. "Алкоголь кулланган вакытта фермент – алкогольдегидрогеназ эшләп чыгарыла, боларның барысы да төрлечә була, - дип аңлата Алия Насыйбуллина. - Кайчагында хатын-кыз күп спиртлы эчемлекләр эчә һәм исерми, ә өлкән яшьтәге ир-ат бер чәркәдән исерә".
Спиртлы эчемлекләр куллануга аеруча игътибар белән хроник авырулар булганда якын килергә кирәк. Әйтик, шикәр диабеты булган кешеләргә алкоголь эчү бик куркыныч. Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүче кешеләргә дә спиртлы эчемлекләр эчү куркыныч. "Алкоголь кулланучылар барыннан да ешрак аның агу булуына исәп тотмый, ә безнең организм алкогольне теләсә кайсы дозада нәкъ менә агу кебек кабул итә. Кешеләр бу вакытта эчке органнар эшенең ни дәрәҗәдә үзгәрүен күз алдына да китерә алмый. Аңиләсләнү һәм игътибар югалудан тыш, ашказаны асты бизе, бавыр, ашказаны-эчәк тракты башкача эшли башлый. Организм белән булган хәлләр бик куркыныч, һәм нәтиҗәләре коточкыч була", - дип кисәтә А.Насыйбуллина.
Организмның интоксикация дәрәҗәсе бар, дип өсти Сергей Басанов. Алкоголь дозасы бер тапкыр артканда һәм агулану дәрәҗәсе зур булмаганда, кеше баш авырту, күңел болгану, сүлпәнлек кебек билгеләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итә алырга мөмкин. Мондый очракларда табиблар контрастлы душ кабул итәргә, саф һавада йөрергә, күп су эчәргә киңәш итә. Өстәвенә, алкоголь эләккән вакытта организмның эчке мохите әчи, селтеле минераль сун эчәргә кирәк.
Берничә көн дәвамында баш күтәрми эчкәннән соң, кеше юу халәттән мөстәкыйль рәвештә чыга алмаска мөмкин. "Әгәр бу халәт хроник күренешләрдән башка булса, наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, бары белгеч кенә ярдәм итә ала", - дип ассызыклый С.Басанов.
Әгәр кеше артык күп эчсә һәм аңын югалтса, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Казанда ул пациентны 7-нче хастаханәнең токсикология бүлегенә алып килергә мөмкин. "Кеше мондый хәлдә коса башларга мөмкин, бу массаларның сулыш юлларына эләгүенә китерергә мөмкин. Шулай ук эчке органнар җәрәхәте алырга, эчке органнарга кан саварга мөмкин, шуңа күрә ашыгыч рәвештә табиблар ярдәме кирәк", - ди токсикология бүлеге мөдире һәм мондый пациентның, ким дигәндә, тәүлек эчендә кискен агуланулар бүлегендә калуы һәм табиблар тарафыннан күзәтелүе кирәклеген дә өстәп куя.
Шәһәрлеләргә газлы спиртлы эчемлекләр кулланган вакытта сак булырга кушалар, чөнки исереклек тизлеге агулы йогынтыдан югарырак, кеше контрольне югалтырга һәм агулануын соң аңларга мөмкин.
Шулай ук спиртлы эчемлекләрне су белән эчәргә киңәш ителми - кабымлыкларга өстенлек бирергә һәм тук ашказанына гына эчәргә кирәк, чөнки ризык токсиннарны нейтральләштерүгә ярдәм итәчәк.
Матбугат конференциясе барышында билгеләп үтелгәнчә, кеше спиртлы эчемлекләр кулланганда еш файдаланыла торган актив күмер чыннан да, бераз ярдәм итә ала – ул агуланган организмга ярдәм итәчәк сорбент. Еш кына кан таралу өчен "аспирин" кабул итәләр, тик бу препарат белән саграк булырга кирәк – табиблар гастрит һәм ашказанының җәрәхәтләре кискенләшергә мөмкин, дип кисәтә, бу, үз чиратында, кан агуга китерергә мөмкин.
"Урамда спиртлы эчемлекләр эчү куркыныч, чөнки кан тамырлары киңәя һәм кешеләр аларның өшүен сизми. Соңыннан алар өши, алар урамда йоклый ала", - дип өстәде Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Чулпан Бәдретдинова.
Сыйфатсыз алкоголь яки суррогат куллану очраклары да аз түгел. Мондый пациентларның барысы да диярлек кулдан спиртлы эчемлекләр сатып ала, дип билгеләп үтә белгечләр һәм киоскларда, танышлар аша, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында хәмер сатып алмаска киңәш итә. Моннан тыш, бер көннән артык спиртлы эчемлекләр эчәргә киңәш ителми – организм моны озакка сузылган агулану буларак кабул итә, моның нәтиҗәсе күңелсез булырга мөмкин – кан китү, алкоголь гепатозлары, кискен панкреатит, энцефалопатия һәм башка авырулар.
"Эчү буенча бернинди ярышлар да оештырырга ярамый, эчү культурасы булырга тиеш. Барысының да организмы төрле. Бер генә очракта да "дару" сыйфатында спиртлы эчемлекләр эчәргә киңәш итмибез. Бу хәлне начарайтачак кына", - дип йомгаклады С.Басанов.