Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2022, 12:49

Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар дүрт мәйданчыкта фейерверк аттыра алачак

Шәһәрдә янгын куркынычсызлыгын күзәтчелек органнарының 470 тән артык хезмәткәре һәм янгын сүндерүчесе күзәтәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь). Казан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт мәйданчыкта пиротехникадан файдалана алачак. Шәһәрдә янгын куркынычсызлыгын күзәтчелек органнарының 470 тән артык хезмәткәре һәм янгын сүндерүчесе күзәтәчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Фердинант Тимурханов сөйләгәнчә, фейерверкны түбәндәге мәйданчыкларда аттырырга яраячак:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;

Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;

Вахитов һәм Идел буе районнарында – Сабантуй мәйданчыгы урнашкан каенлык каршындагы автомобиль стоянкасында;

Совет районында – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчыкта.

Бәйрәм көннәрендә барлыгы 407 объект контрольдә булачак, анда балалар катнашында Яңа ел чаралары уздырылачак. 8 нче гыйнварга кадәр шәһәрнең оператив җавап бирү хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк, бүлекчәләрнең җитәкче составы тәүлек буе кизү торачак. Шулай ук күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм янгын-коткару частьләре җитәкчелеге белән берлектә социаль өлкә объектларын тәүлек буе тикшереп тору планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 19 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Бу чорда, бенгаль утлары һәм хлопушкалардан кала, 1-3 нче класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела. Тиешле булмаган урыннарда пиротехникадан файдаланган өчен штрафлар салыначак: физик зат өчен алар – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик зат өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Барлык яңалыклар