В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Свияжск станциясенә шәһәр яны поездларында килеп җиткәч, пассажирлар утрау-шәһәрчеккә кадәр бара торган автобуска күчә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә казанлылар һәм Казан кунаклары, махсус мультимодаль маршруттан файдаланып, Свияжск утрау-шәһәренә барып җитә алачак. Свияжск станциясенә шәһәр яны поездларында килеп җиткәч, пассажирлар утрау-шәһәрчеккә кадәр бара торган автобуска күчә алачак.
Свияжск станциясеннән утрау-шәһәрчеккә кадәр автобус 12.10, 14.10, 15.45, 17.10 сәгатьләрдә бара, кире юнәлештә – 13.30, 15.10, 16.25, 17.30 сәгатьләрдә.
Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт, Юдино, Васильево, Яшел Үзән һәм Свияжск станцияләрендәге шәһәр яны кассаларында сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.