Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2023, 16:52

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремлендә 230 меңнән артык кеше булган

Аларның 200 меңе ишегалдындагы ярминкәдә катнашкан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Яңа ел бәйрәмнәрендә, 25 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр, Казан Кремлендә 230 меңнән артык кеше булган, шуларның 200 меңе ишегалдында узган ярминкәдә катнашкан.

Яңа ел программалары һәм балалар тамашалары Казан Кремле музейларында 16 нчы декабрьдә старт алды. Килүчеләр өчен мастер-класслар, квестлар, күргәзмәләр буенча экскурсияләр һәм «УхПухи» спектакле күрсәтелде. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кремль музейларында барлыгы 25 мең кеше булган.

Каникул көннәрендә музей-тыюлык территориясендә экскурсия программасы үткәрелде. Аннан 27 мең кеше файдаланган. «Яңа елча кирмән» экскурсиясендә кунаклар борынгы кирмән тарихы һәм шәһәр риваятьләре белән таныштылар, ә «Яңа елча бизәлгән Казан» автобус экскурсиясендә шәһәрнең матур һәм бәйрәм оештырылган урыннарын күрделәр.

Бу кышта җәмәгать мәйданы буларак беренче тапкыр Гавами урыннар ишегалды ачылды. 20 нче декабрьдә биредә яңа ел ярминкәсе старт алды, ә 25 нче декабрьдә – чаралар программасы. Анда балалар өчен спектакльләр, экскурсияләр, театраль перформанслар, музыкаль кичәләр һәм Казан актерларыннан әкиятләр уку бар иде. Әйтик, казанлылар һәм шәһәр кунаклары Мәскәү урам театрының «Высокие братья» спектаклен карый алды. Гомумән алганда, ишегалдында 32 вакыйга булды.

Моннан тыш, яңа ел ярминкәсе өчен «Җанлы шәһәр» фонды командасы «Кыш Бабай төше» спектаклен әзерләде. Ишегалдында инде алты тамаша узды, 13 нче һәм 14 нче гыйнвар көннәрендә 16:00 һәм 18:00 сәгатьтләрдә тагын дүртәү көтелә.

Программаның аерым өлеше инклюзив чаралар булды: рус ишарәләр теленә тәрҗемә итү белән ишегалды буйлап экскурсия һәм «Җанлы шәһәр» спектакленең бер тамашасы булды, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар