Вакыйгалар күбрәк торак секторда теркәлгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Спикер сүзләренчә, янгыннарның төп өлеше торак секторга туры килә. Йорт яны корылмаларында (мунчалар, сарайлар, гаражлар) 35 янгын булган, шәхси торак йортларда – 15, күпфатирлы торак йортларда – тугыз, бакча йортларында – ике.
«Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – һәлакәтләрнең 34,5% ы шуның аркасында булган, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 25,3%, җылыту мичләрен һәм төтен чыгару юлларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү – 23%», – дип уртаклашты Максим Трущин.
Ул бәйрәм чараларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур игътибар бирелүен өстәде. 1 544 объект исәпкә алынган. Барлык мәйданчыкларда да профилактик эш үткәрелгән. Яңа ел һәм Раштуа тамашалары вакытында хезмәткәрләр дежур тордылар.
«Яңа ел бәйрәмнәре вакытында республика территориясендә махсус янгынга каршы режим гамәлдә булды, – дип искәртте спикер. – Без Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә билгесез урыннарда пиротехник җайланмалар сату фактларын ачыклау һәм туктату буенча эш алып бардык».
Мондый объектлар буенча барлыгы 896 рейд үткәрелгән, 14 хокук бозу очрагы ачыкланган. 14 кешегә карата административ эшләр кузгатылган.
Шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан билгесез урыннарда гражданнарның пиротехника куллануын ачыклау һәм туктату максатыннан тагын 866 рейд үткәрелгән, 997 шундый очрак булдырылмый калган.