В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Минем документлар» офислары үзгәртелгән график буенча эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Яңа ел каникулларында Татарстанда һәм аның башкаласында күп функцияле үзәк офислары үзгәргән график буенча эшләячәк.
31-нче декабрь, 1-нче һәм 7-нче гыйнвар барлык офислар өчен – ял көннәре. Калган көннәрдә – 2, 3, 4, 5, 6, 8-нче һәм 9-нчы гыйнварда – Казанда Зареченский (Чистай урамы, 5), Мәскәү (Коләхмәтов урамы, 25/1) һәм Совет (Җиңү проспекты, 214) күп функцияле үзәк офислары 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яңа ел каникулларында бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын раслау һәм QR-код белән вакцинация турында сертификатлар бастыру, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.