Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2024, 17:28

Яңа ел каникулларында Казанда 724 юл-транспорт һәлакәте булган

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 3,5 меңнән артык шофер җаваплылыкка тартылган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). 31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Татарстан башкаласында матди зыян белән 724 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 13 катнашучы – өч шофер, өч җәяүле, җиде пассажир юл-транспорт һәлакәтендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Һәлакәтләрнең берсе 1 нче гыйнварда Карл Маркс урамындагы 49/13 нче йорт каршында була. 37 яшьлек машина йөртүче 61 яшьлек хатын-кызга бәрелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, сул якка борылганда автомобильче көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кеше медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң хастаханәдән чыгарылган.

Бәйрәм көннәрендә 3585 машина йөртүче һәм 523 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 491 е – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен, 282 се – җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен. Балаларны йөртү кагыйдәләрен 54 шофер бозган, тагын 89 автомобильче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Барлык яңалыклар