В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 3,5 меңнән артык шофер җаваплылыкка тартылган
Фото: Денис Гордийко
Һәлакәтләрнең берсе 1 нче гыйнварда Карл Маркс урамындагы 49/13 нче йорт каршында була. 37 яшьлек машина йөртүче 61 яшьлек хатын-кызга бәрелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, сул якка борылганда автомобильче көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән кеше медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң хастаханәдән чыгарылган.
Бәйрәм көннәрендә 3585 машина йөртүче һәм 523 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 491 е – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен, 282 се – җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен. Балаларны йөртү кагыйдәләрен 54 шофер бозган, тагын 89 автомобильче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.