Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.01.2022, 13:57

Л.Фазлыева: «Туристларда Казан Кремле, Зөя, Алабуга, Болгар һәм Чистайда булганнан соң яхшы тәэсирләр калган»

Яңа ел каникулларында Татарстанга 140 меңнән артык турист килгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанга 140 меңнән артык турист килгән, пик гыйнварның беренче көннәренә туры килгән. Кунакларны кабул итү өчен республикада 300-дән артык кунакханә, хостел, шифаханә, ял базасы эшләде. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда массакүләм мәдәни чаралар үткәрүгә йомгак ясалды.

«Без хәзер туризмны үстерәбез һәм яңа реалияләрдә сәяхәт итәбез»

«Республикада барлык чаралар югары дәрәҗәдә узды, иң якты тәэсирләр туристларда Казан Кремлендә, Зөя утрау-шәһәрендә, Алабугада, Бөек Болгар һәм Чистайда булганнан соң калган», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Шулай ук традицион рәвештә Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе һәм Яшел Үзән районындагы Раифа монастыре да популярлык казана.

31-нче декабрьдән 2-нче гыйнварга кадәр республика кунакханәләренә йөкләнеш 79% тәшкил итте, 2-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр – 90%. Шул ук вакытта Татарстанда чит ил кунаклары булмады, дип хәбәр итте Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева. Аның сүзләренә караганда, бу коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр белән бәйле. «Без хәзер туризмны үстерәбез һәм яңа реалияләрдә сәяхәт итәбез, – дип ассызыклады ул. – Халыкара туризмга чикләүләр өстәлә, чит ил туристларына республикага килү авырлашты, QR-кодлар кунакханәләргә урнашканда кирәк булмаса да, биналарга керү өчен кирәк, ә чит ил кешеләренең QR-кодлары юк».

Чыршы шәһәрчекләре 16-нче гыйнвардан соң ябыла башлаячак

Казанда 20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр 200-дән артык мәдәни-массакүләм, спорт чаралары үткәрелгән. Аларда башкаланың 300 меңгә якын кешесе һәм кунаклары булган. Шулай ук музейларда, театрларда, күргәзмә залларында һәм башка мәдәни учреждениеләрдә 400-дән артык чара үткәрелде, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. 31-нче декабрьдән 1-нче гыйнварга каршы төндә «Черек күл» паркында шугалак һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык яңа елны бәйрәм итүнең төп мәйданчыклары булды. Гомумән алганда, Яңа елны саф һавада 35 мең 700 кеше каршы алды.

«Нигездә, чаралар яңа коронавирус йогышы таралмасын өчен, саклык чараларын исәпкә алып, саф һавада үткәрелде», – дип билгеләде Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы.

Чыршы шәһәрчекләре 16-нчы гыйнвардан соң ябыла башлаячак. Финал бәйрәм чарасы «Игелекле шугалак» булачак. Акция 15-нче гыйнвар көнне 13:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында башланачак. «Анда без хәйрия аукционы уздырачакбыз, җыелган барлык акчалар Анжела Василова һәм «Забота» фондларына тапшырылачак», – дип хәбәр итте Азат Абзалов. Хәйрия аукционының лотларының берсе «Игелекле дулкын» фестивалендә катнашкан Россия эстрадасы йолдызлары автографлары төшерелгән постер булачак.

Барлык яңалыклар