В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Петардалар һәм бенгаль утларын санкцияләнмәгән урыннарда яндырганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанның 400-дән артык мәйданчыгында уздырылган яңа ел бәйрәм чаралары гадәттән тыш хәлләрсез үткән. Бу хакта Гражданнарны саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Яңа ел каникулларында мөмкин булган хәлләргә тиз арада килеп җитү өчен янгын частьләре, коткаручылар һәм Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте кизү торуның көчәйтелгән режимына күчерелде. Ведомство мәгълүматлары буенча, яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанда 15 янгын теркәлгән, шуларда бер кеше зыян күргән, үлүчеләр юк. Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 11 тапкыр чакыртылган, барлык очракларда да кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтелгән.
Бәйрәм чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен хезмәткәрләр 16 тапкыр чыгып керделәр. Гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән, коткаручылар ярдәме таләп ителмәгән.
“Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе мәгълүматлары буенча, яңа ел бәйрәмнәрендә петардалар һәм бенгаль утларын куллану вакытында 7 кеше зыян күргән. Искәртергә кирәк, Казанда пиротехниканы куллану өчен 4 урын билгеләнгән иде, анда коткаручылар һәм медиклар кизү торды. Зыян күрүчеләрнең алтысы пиротехник эшләнмәләрне санкцияләнмәгән урында кулланган. Ир-атлар пешкән һәм куллары өзгәләнеп яраланган. Җиденче зыян күрүченең – 14 яшьлек яшүсмернең – Восстание урамында билгесез зат тарафыннан аңа ташланган петарда аркасында, куллары пешкән.
Моннан кала, Казанның Гражданнарны саклау идарәсе каршындагы Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте 5 мең 327 шалтырату кабул иткән. Шуларның 66 проценты (4 мең 221) – ТКХ сораулары буенча. Барлык шалтыратулар буенча чаралар күрелгән, тиешле йөкләмәләр бирелгән, үтәлешне тикшерү оештырылган.
Тулаем алганда, башкарылган профилактик эшләр нәтиҗәсендә, яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре гадәттән тыш хәлләрсез үтте. Чараларны үткәрүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен куелган бурычлар тиешле дәрәҗәдә үтәлде, дип билгеләп үттеләр Казанның Гражданнарны саклау идарәсендә.