Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2023, 14:33

Яңа ел каникулларында Казанның бәйрәм мәйданчыкларында иминлекне полиция һәм Росгвардия тәэмин итәчәк

Җитәкче состав тәүлек әйләнәсе дежур торачак һәм тикшерү-оператив төркемнәр көчәйтеләчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казанда чыршы шәһәрчекләре ачылу көннәрендә һәм бәйрәм чараларын үткәргәндә иминлекне тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Штат режимында хезмәт итүчеләрдән тыш, өстәмә рәвештә Росгвардия хезмәткәрләрен һәм хәрби хезмәткәрләрен җәлеп итәләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Никита Жирнов хәбәр итте.

«Хөрмәтле администрация башлыклары, чыршы шәһәрчегендә иминлекне тәэмин итү буенча Эчке эшләр идарәсе тәкъдимнәренә игътибар итүегезне сорыйм, – дип йөкләде Мэр Илсур Метшин. - Гомумән алганда, идарә һәрвакыт куелган бурычны – җәмәгать тәртибен саклауны җиренә җиткереп үти. Быел да барысы да тыныч үтәр, Эчке эшләр идарәсе һәм Росгвардия алдында торган бурычларны үтәрсез дип өметләнәбез. Шулай ук бәйрәм трафигының башка урыннарында җәмәгать тәртибен саклауга игътибар итүегезне сорыйм – бу яр буйлары, парклар һәм җәяүлеләр урамнары».

Никита Жирнов сөйләвенчә, җитәкче составның тәүлек әйләнәсе дежур торуы кертелгән, тикшерү-оператив төркемнәр көчәйтелгән, терактлар турында хәбәрләргә, шул исәптән шартлаткыч җайланмалар куелганлыгы турында ялган мөрәҗәгатьләргә шунда ук җавап бирү төркемнәре булдырылган.

Чаралар уздырыла торган урыннарда, шул исәптән чыршы шәһәрчегендә, бәйрәм мәйданчыкларын тикшерәләр, тикшерү павильоннары урнаштыралар, халыкка, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында хәбәр итәчәкләр һ.б.

«Традиция буенча яңа ел бәйрәмнәре алдыннан имин булмаган гаиләләр белән эш активлашты. Бу ата-аналар балигъ булмаганнарга карата хокук бозуларга юл куйган гаиләләргә; алкогольле эчемлекләрне чиктән тыш күп эчүче, тыелган матдәләр кулланучы һәм исәптә торучы затларга бару», - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

Өйләргә барып йөрүләр вакытында ата-аналар белән балаларны тиешенчә тәрбияләү һәм карау, куркынычсызлык чаралары, яшүсмерләргә карата һәм алар тарафыннан да хокук бозуларга юл куймау турында әңгәмәләр алып барыла.

«Полицейский Кыш Бабай» бөтенроссия акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча профилактик исәптә торучы гаиләләргә килеп, аларга бүләкләр тапшыралар. Шулай ук законлы вәкилләр тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә. Чаралар бәйрәм яллары ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.12.2023
Видеорепортаж
25.12.2023 12:41
Яңа ел бәйрәмнәре чорында торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, транспорт, медицина учреждениеләре эшчәнлеге һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында
Барлык яңалыклар