Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2019, 09:01

Яңа ел каникулларында казанлылар 8 көн ял итәчәк

2020-нче елда биш көнлек эш атнасында ял көннәре саны 120 көн тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU 22-нче ноябрь). Казанлыларның яңа ел каникуллары 8 көн рәттән - 1-8-нче гыйнварда - дәвам итәчәк. 2020 елда ялларның гомуми саны биш көнлек эш атнасында 120 көн тәшкил итәчәк.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бастырып чыгарылган җитештерү календаре нигезендә, киләсе елда Татарстан Республикасында Яңа ел каникуллары һәм Раштуа бәйрәмнәреннән тыш, эшсез бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр саналалар: 23-нче февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8-нче март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1-нче май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9-нчы май – Җиңү көне, 12-нче июнь – Россия көне, 30-нчы август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне, 4-нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6-нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры китереп Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрен үткәрү көннәре соңрак Татарстан Республикасы Президенты указы белән билгеләнәчәк. Дини мөселман бәйрәмнәрен бәйрәм итүнең алдан куелган датасы - 24-нче май һәм 31-нче июль.

Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә. Шулай итеп, икенче эш көненә Халыкара хатын-кызлар көне (9-нчы мартка), Ватанны саклаучылар көне (24-нче февральгә), Җиңү көне (11-нче майга), шулай ук 4-нче гыйнвардан (шимбә) ял көннәре 4-нче майга, 5-нче гыйнвардан (якшәмбе) 5-нче майга күчерелә.

Эшләми торган бәйрәм көне алдыннан килә торган эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында ел дәвамында эш көннәре саны 246 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 көн (30-нчы апрель, 8-нче май, 11-нче июнь, 30-нчы июль, 3-нче һәм 5-нче ноябрь, 31-нче декабрь), ә ял көннәре саны 120 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар