В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24% ка күбрәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Яңа ел каникулларында, 1 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр, Казан метрополитены 473 мең 10 пассажирны йөрткән, бу узган ел күрсәткеченнән 24% ка күбрәк. Ул вакытта җир асты транспортыннан 380 мең 814 кеше файдаланган булган.
21-31 нче декабрьдә метрода пассажирлар агымы арту сәбәпле өстәмә электр поезды йөргән. Халык күпләп була торган сәгатьләрдә казанлыларга һәм кунакларга 5 минут 33 секунд интервал белән 10 состав хезмәт күрсәткән.
Бүгеннән метрополитен үзенең гадәти расписаниесенә күчә – халык күпләп була торган сәгатьләрдә 9 электропоезд йөриячәк, хәрәкәт интервалы 6 минут 10 секунд тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.