Кан банкы 52 литрга тулыланган.
Фото: Республика кан үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Яңа ел донорлык акциясе кысаларында 52 литр 200 мл кан җыелган. Проект 136 катнашучыны берләштерде.
Донорлар өчен музыка, бүләкләр, мандариннар, Кыш Бабай белән бәйрәм программасы оештырылган иде. Донациядән соң барлык катнашучылар алкогольсез глинтвейн белән җылына алды.
Акциядә катнашучыларның өчесе сөяк мие донорларының Милли регистрына керергә теләк белдерде. Чара Республика кан үзәге тарафыннан «Игелекле Казан» проекты белән берлектә «Донор-Серч» донорлыгын үстерү коммерцияле булмаган партнерлык» ассоциациясе ярдәмендә оештырылган иде.