2024 елда 49 нчы мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде – эшкә 138 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Мәгариф оешмасында шулай ук җиһазлар һәм җайланмалар урнаштырдылар. Моннан тыш, 91 нче мәктәптә һәм 404 нче балалар бакчасында коймалар яңартылган.
Шулай ук бу чорда Казанның уку йортларында гомуми суммасы 52 млн сумнан артык булган мәктәп ашханәләре яңартылган. Үзгәрешләр 7, 33 һәм 36 нчы гимназияләргә кагылды. Ә террорчылыкка каршы чаралар кысаларында өч гомуми белем бирү учреждениесендә контроль-үткәрү пункты урнаштырдылар. Эшләр суммасы 17,5 млн сумнан артып китте. Быел контроль-үткәрү пунктын 23 нче лицейда урнаштыру планлаштырыла.
Уку йортларында спорт инфраструктурасын үстерүгә дә игътибар бирделәр. Мәсәлән, узган ел универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында 115 нче мәктәптә 4 млн сумнан артык күләмдә баскетбол-волейбол мәйданчыгы җиһазландырылган. 2025 елда 14 нче гимназиядә шундый мәйданчык булдыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, районнарның 138 мәгариф оешмасында 62 меңнән артык бала тәрбияләнә һәм белем ала. Уку йортларында 7,5 меңнән артык кеше эшли, шулар арасында 4121 педагог.