Мәктәпкәчә учреждениедә гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Балалар бакчасы гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар бирәчәк. Моның өчен бинада зур коворкинг-үзәк һәм гаиләләргә ярдәм буенча психологик хезмәт ачылачак. Шулай ук учреждениедә музыка һәм спорт заллары, психолог кабинеты урнашкан. Территориядә уен мәйданчыклары төзекләндерелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы 2022 елның мартында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Бина ике катлы, янәшәдәге территорияне исәпкә алып, яңа мәктәпкәчә учреждениенең мәйданы 9,1 мең кв.м тәшкил итә. Быел февраль аенда Казан Мэры Илсур Метшин төзелеш эшләренең барышын тикшереп кайтты.