Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2020, 10:46

Казанның Яңа Савин районында 93-нче номерлы балалар бакчасын капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә

Бүгенге көндә эшләр 90% башкарылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанның Яңа Савин районында (Голубятников ур., 93а) 93-нче номерлы балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Яңартудан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр саны артачак һәм шикәр чире булган балалар өчен махсуслаштырылган төркем ачылачак. Ремонтны тәмамлау белән озакка сузмаска һәм балалар бакчасын тизрәк сафка бастыруны йөкләде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин күчмә киңәшмә барышында.

1675,4 кв.м мәйданлы балалар бакчасы бинасы 1975 елда төзелгән. Денис Калинкинга балалар бакчасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Алсу Шәмсетдинова сөйләгәнчә, үзенең 45 еллык тарихында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шактый искергән һәм күптән ремонтка мохтаҗ булган. «Бөтен коммуникация челтәрләре яраксыз хәлгә килде, бина бик иске иде», – дип билгеләп үтте А.Шәмсетдинова. Ремонт агымдагы елның апрель башында старт алды, подрядчы оешма буларак «Викара» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте билгеләнде.

Капиталь ремонтка кадәр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең 10 төркеме булган, шул исәптән 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике төркем. Балалар бакчасында барлыгы 235 бала белем алды, дип сөйләде А.Шәмсетдинова. «Быел без шикәр чире булган балалар өчен компенсацияләү юнәлешендә өстәмә төркем ачабыз, – дип өстәде ул. – Бездә, димәк, хезмәткәрләр штаты да артачак: балалар белән дефектолог, табиб-эндокринолог, шәфкать туташы эшләячәк».

Денис Калинкин нәниләр өчен махсуслаштырылган төркем ачылуның мөһимлеген бәяләде.

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә балалар бакчасында яңа бүлмәләр дә барлыкка киләчәк: логопед кабинеты, рәсем эшчәнлеге, психолог, татар теле кабинетлары, элек булмаган спорт залы һәм башкалар.

«Үз хәленә карамастан, ремонтка кадәр дә бу бакчага ихтыяҗ бик зур иде, – дип хәбәр итте Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев. – Подрядчыларга рәхмәт – алар үз эшләрен сыйфатлы һәм тиз башкаралар».

Денис Калинкин ремонтны кайчан төгәлләү турында кызыксынды. Подрядчы оешма җитәкчесе Алексей Афанасьев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә эшләр 90%-ка үтәлгән. Алар киләсе атнада тәмамланыр дип көтелә.

«Тулаем башкарылган эшләр күләме яхшы, без бакчаның никадәр нык үзгәрүен күрәбез, – дип билгеләп үтте Д.Калинкин. – Яңа Савин районы бик күп халыклы, монда балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Шуңа күрә эшне тиз арада тәмамларга һәм балалар бакчасын тизрәк ачарга кирәк».

Исегезгә төшерәбез, Казанның мәктәпкәчә белем бирү челтәрендә 320 оешма исәпләнә, балалар бакчаларына 75 меңнән артык бала йөри. Узган ел Казанда 18 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук быел «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән 9 яңа мәктәпкәчә учреждениене ачу күздә тотыла.

Фоторепортаж
Казанның Яңа Савин районында 93-нче номерлы балалар бакчасын капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә
Барлык яңалыклар