В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабель канализациясе челтәрләрендә эшләр планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Казанның Яңа Савин районында кайбер урамнар буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу кабель канализациясе челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Мәсәлән, 23-25 нче майда Адоратский урамындагы 19 нчы йорт янындагы тротуар өлешчә ябылачак.
26-28 нче майда Лаврентьев урамында, Адоратский урамындагы 19 нчы йорт янында, шулай ук өлешчә тротуар ябылачак.
29 нчы майдан 4 нче июньгә кадәр Лаврентьев урамындагы 2 нче йорт янындагы тротуар тулысынча ябылачак.
5 нче июньнән 8 нче июньгә кадәр Әмирхан урамындагы 41 нче йорт янындагы тротуарны өлешчә ябачаклар.
9-14 нче июньдә Әмирхан урамындагы 49 нчы йорт янындагы тротуар өлешчә ябылачак.
15-20 нче июньдә Әмирхан урамындагы 71 нче йорт янындагы тротуар буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга хәрәкәт өчен маршрутларны алдан сайларга киңәш итәләр.