В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моңа бәйле рәвештә Голубятников һәм Чуйков урамнарында, шулай ук өлешчә Әмирхан проспектындагы йортларда электр энергиясе юк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август). Казанның Яңа Савин районында югары вольтлы кабель линиясендә авария эшләре алып барыла.
Моңа бәйле рәвештә Голубятников һәм Чуйков урамнарында, шулай ук өлешчә Әмирхан проспектындагы йортларда электр белән тәэмин итү туктатылган. Хәзер урында белгечләр эшли, дип хәбәр итә район администрациясе матбугат хезмәте.
Элегрәк KZN.RU порталы Авиатөзелеш районында Белинский урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк, дип хәбәр итте. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле.