Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2022, 15:19

Казанның Яңа Савин районында яңа типик проект буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә

41% ка башкарылган эшләр барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август, Юлия Летникова). Казанның Яңа Савин районында 4,5 мең кв. метр мәйданлы яңа балалар бакчасы төзелә. Адоратский урамындагы мәктәпкәчә учреждение тәрбияләнүчеләр өчен үз ишекләрен 2023 елның сентябрендә ачачак. Анда 220 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак. Төзелеш эшләренең барышын бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.

«Балалар бакчаларында урыннар буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Казанның бу районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждениеләр җитәрлек түгел, шуңа күрә яңа балалар бакчасы төзү турында карар кабул ителде», – диде шәһәр башлыгы.

«Демография» илкүләм проекты буенча төзелә торган яңа балалар бакчасы Адоратский, Чистай һәм Ямашев проспекты чикләрендәге микрорайонда 59 нчы кварталда урнашкан. Булачак мәктәпкәчә учреждение янында 4,2 мең фатирга исәпләнгән 13 торак йорт бар. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов микрорайонда 300 ләп бала йөри торган балалар бакчасы эшләвен, әмма тагын ике мәктәпкәчә учреждение кирәк булуын җиткерде. Шуңа күрә, төзелеш белән беррәттән, тагын бер объект проектын эшләү бара. «Әлеге территориядә торак төзелеше зур тизлек белән башкарыла, балалар бакчасын төзү нәтиҗәсендә биредә социаль инфраструктура да яхшырачак», – дип ассызыклады Казан Мэры.

Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән, аларның 100 е – 3 яшькә кадәрге, 120 се – 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 12 төркемгә бүленәчәк. Илсур Метшин мәктәпкәчә учреждениеләрдә ясле төркемнәре эшләве күп кенә ата-аналар өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Әлеге балалар бакчасында өч яшькә кадәрге балалар өчен урыннарның гомуми саныннан 45% ын бүлеп бирү – яхшы күрсәткеч», – дип ассызыклады ул.

Азат Нигъмәтҗанов балалар бакчасының Россия кулланучылар күзәтчелегенең яңа таләпләре буенча төзелүенә игътибар итте, шуңа бәйле рәвештә аның мәйданы башка мәктәпкәчә учреждениеләргә караганда 21% ка зуррак. «Бу типик проектка бәйле рәвештә, киләчәктә башка балалар бакчалары төзеләчәк», – дип аңлатты ул.

Төзелеш эшләре март аенда башланды, бүгенге көндә алар 41% ка үтәлгән. Бу вакыт эчендә эшчеләр фундамент блокларын монтажлый, ике катка кирпеч сала, подвал бүлмәләрен гидроизоляцияли алдылар. Хәзер объектта 40 кеше һәм бер берәмлек техника эшли. Белгечләр цоколь катында диварлар урнаштыра, электромонтаж эшләре башкара, суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен сузалар.

ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе баш белгече Ленар Хуҗиев сүзләренә караганда, якын-тирә территория белән бергә балалар бакчасы 9,1 мең кв. м биләячәк. «Учреждение ишегалдында һәр төркем өчен күләгә ясаучы япмалар һәм уен зоналары булган 12 веранда, шулай ук гомуми физкультура мәйданчыгы булачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен керү төркемнәре, пандуслар оештырылачак һәм лифт урнаштырачаклар», – дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда 317 балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә 12 мәктәпкәчә бүлек эшли. Балалар бакчаларына 76 мең 308 бала йөри.

Мэр белән бергә төзелеш мәйданчыгында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин да булдылар.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казанның Яңа Савин районында балалар бакчасы төзелеше барышын тикшереп кайтты, 18.08.2022
Видеорепортаж
18.08.2022 15:09
Илсур Метшин Казанның Яңа Савин районында балалар бакчасы төзелеше барышын тикшереп кайтты, 18.08.2022
Барлык яңалыклар