В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанның Яңа Савин районында 7-нче октябрьдә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, дәүләт гарантияләре буенча киңәшләшә алачак, дип хәбәр ителә ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Гаврилов урамы, 77 адресы буенча узачак. Килүчеләр өчен барлык хезмәтләр бушлай. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)560-82-99.