Объектта өслек яңартылачак һәм юл билгеләре урнаштырылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Маршал Чуйков урамыннан Хөсәен Ямашев проспектына кадәр 900 метр озынлыктагы участокта юл өслеге яңартылачак, ул вак таш-мастика асфальт-бетоннан булачак, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган өслек белән яңа юл билгеләре урнаштырылачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, финанслау күләме 147 млн сумны тәшкил итәчәк. Акчалар төбәк бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча, Копылов, Заслонов, Химиклар һәм башка урамнарны да кертеп, барлыгы тугыз участок ремонтланачак. Илкүләм проект нигезендә капиталь ремонт таләп ителә торган һәм казанлылардан күпсанлы шелтәләр кергән җирле әһәмияттәге юллар яңартыла.