В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 18-нче апрельдә Казанның Яңа Савин районындагы йортларда су булмаячак. Бу су үткәргечләрне үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре башкарылуга бәйле.
18-нче апрельнең 9.00 сәгатеннән 19-нчы апрельнең 9.00 сәгатенә кадәр Адоратский ур., 3, 3а, 3б, 3в, 3г адреслары буенча су булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.