Нигъмәтуллин урамындагы яңа мәгариф учреждениесе төзелешенең барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь, Юлия Летникова). Киләсе уку елында Казанның Яңа Савин районында 1224 укучы сыйдырышлы яңа мәктәп ачылачак. Балалар өчен бассейннар һәм спорт заллары, шулай ук 500 урынга исәпләнгән актлар залы җиһазландырылачак. Объектның төзелеш барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
«Казан яңа кешеләр хисабына үсә. Ел саен без укучылар санының артуын теркибез: әгәр быел парта артына 166 мең бала утырса, киләсе елда аларның саны тагын 10 мең балага артачак. Бу сөендерә, әмма шул ук вакытта безгә яңа микрорайоннарда мәктәпләр төзү өчен җаваплылык та йөкли», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Соңгы 5 елда Казанда 17 мәктәп һәм өстәмә янкорма төзелде. Бу илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, ләкин бу күләм дә җитми. Төзелеп килүче уку йорты янәшәсендә урнашкан мәктәпләр уртача бер ярым тапкырга артыграк тулган. Шуңа күрә Нигъмәтуллин һәм Сибгат Хәким урамнары кисешкән урында төзелә торган тагын бер мәктәп бик кирәк, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул булган мәктәпләрне бераз бушатачак, шулай ук әлеге микрорайонда яшәүчеләрне кабул итәчәк – якындагы берничә елда биредә 2,2 мең фатирга исәпләнгән йортлар төзеләчәк.
«Төзелеш яхшы темплар белән бара, бүген яңа уку елында яңа мәктәптә беренче кыңгырау шалтырасын өчен барысы да бар», – диде Казан Мэры.
Төзелеш эшләре «Мәгариф» илкүләм проекты буенча алып барыла. Өч катлы бинаның мәйданы 24,5 мең кв.м. ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Динар Бәдретдинов Илсур Метшинга хәзерге вакытта объектта төзелеш-монтаж эшләре алып барылуын, бинаның монолит каркасы әзер булуын һәм кирпеч салу тәмамлануын хәбәр итте. Эшләр өчтән бер өлешкә башкарылган. «Барысы да график буенча бара. Хәзер объектта 70 кеше эшли», - дип аңлатты Д.Бәдретдинов.
Мәктәпнең беренче катында кече сыйныф укучылары өчен кабинетлар, икенче һәм өченче катларда уку кабинетларыннан тыш актлар залы, ашханә, 2 бассейн һәм 2 спорт залы, китапханә һәм башка бүлмәләр булыр дип көтелә. Төзекләндерелгән территориядә укучылар өчен футбол кыры һәм волейбол, баскетбол һәм теннис мәйданчыклары төзеләчәк.
Яңа мәктәптә аз хәрәкәтле балаларны укыту өчен уңайлы мохит булдырылачак. Проект буенча керү төркемнәрен пандуслар белән җиһазлыйлар, шулай ук бинада лифтлар каралган. Барлык катларда да сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен бәдрәфләр эшләнгән.
Илсур Метшин булачак биналарның дизайн-проектлары белән танышты һәм аларны яңа уку йортының булачак җитәкчесенең фикерен исәпкә алып эшләп бетерергә кушты. «Һәр мәктәпнең үзенчәлеге булырга тиеш. Биналарның дизайнын эшләүдә педагоглар һәм җитәкчелек катнашуы мөһим, бу мәктәптә аларга эшләргә туры киләчәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов директор вазифасына конкурс дәвам итә, хәзер комиссия 4 претендентка тукталды, дип сөйләде. Соңгы этапта аларга булачак мәктәп концепциясенә үз күзаллауларын тәкъдир итәргә туры киләчәк.
Бүген Казанда барлыгы 200 мәктәп эшли, шул исәптән 169 муниципаль мәктәп, аларда 166 мең 235 укучы белем ала. Яңа мәктәп 201 нче булачак.
Исегезгә төшерәбез, быелның 1 нче сентябренә шәһәрдә 143 нче, 173 нче мәктәпләр, 131 нче лицей һәм 360 нчы номерлы гимназия капиталь ремонтланды. Шулай ук 18 нче номерлы гимназиянең яңа корпусы ачылды, шуның аркасында белем бирү оешмасы мәйданы 4 тапкырга артты.
Шәһәр Мэры белән бергә төзелеш мәйданчыгында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина һәм башкалар булды.