Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2024, 09:00

Заман белән бергә атлыйлар: Казаннан педагог-блогерлар мәктәп укучыларын ничек өйрәтәләр һәм хезмәттәшләрен ничек рухландыралар

Өч белгеч эчтәлек өчен идеяләрне каян алулары, кайсы мәйданчыкны иң уңайлы дип санаулары һәм әлеге шөгыльне төп эш белән ничек берләштерүләре турында сөйләделәр

Бүген Казанда 8,2 меңнән артык педагог укытучылар көнен билгеләп үтә. Бу көн саен үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен балалар белән уртаклашучыларның һөнәри бәйрәме. Бүген моны мәктәп диварларында гына түгел, интернетта да эшләргә мөмкин. Укучыларны кызыксындыру, хезмәттәшләрен илһамландыру яки уңышлары белән уртаклашу өчен, педагоглар социаль челтәрләрдә блоглар алып бара. Аларның төп эшне шөгыльләре белән ничек берләштерә алулары, эчтәлек өчен идеяләрне каян алулары һәм кайсы мәйданчыкны иң уңайлы дип санаулары турында укытучы-блогерлар KZN.RU порталы хәбәрчеләренә сөйләделәр.

108 нче мәктәпнең физика укытучысы Радик Хәбиров, 52 нче гимназиянең география, биология һәм химия укытучысы Эльнара Гөсәенова һәм 129 нчы мәктәптә информатика дәресләре алып баручы Ерлан Аймаганбәтов үз тарихлары белән уртаклаштылар.

Радик Хәбировның социаль челтәренә барлыгы 7 мең кеше язылган

Радик Хәбиров узган ел «Классная тема!» телетапшыруының ярымфиналчысы булуы белән халыкны җәлеп итте. Ә 2024 елда ул республика дәрәҗәсендә «Ел укытучысы – 2024» конкурсында җиңеп, Татарстанны федераль этапта тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Радик Хәбиров махсус приз отты һәм тиздән Е.М.Примаков исемендәге гимназиядә стажировка узачак. Әлеге гимназия — илнең иң эре гуманитар берләшмәсе.

Укытучының төп максаты — кешеләрне фән белән мавыктыру, үз предметын өлкәннәргә һәм балаларга кызыклы итү, шуңа күрә ул «ВКонтакте» һәм Telegram социаль челтәрләрендә блог алып барырга карар кылган, анда ул кыска видеоязмалар яки кызыклы фактлар белән зур булмаган язмалар бастыра. Радик Хәбиров билгеләп үткәнчә, күп очракта аны укучылар хуплаган, алар дусларына педагог турында сөйләгән. Бүгенге көндә укытучының барлыгы 7 меңгә якын язылучысы бар.

Блогер фикеренчә, «Вконтакте» һәм Telegram – бу арзан һәм уңайлы платформалар. Ккызыклы бирем һәм аның чишелеше булган 30 дан 50 секундка кадәр дәвам иткән роликлар киң таралган басмаларга әйләнә. «Хәзерге дөнья мәгълүмат белән тулы, балалар төрле мәгълүматлар агымында, шуңа күрә кыска форматны иң уңышлысы дип саныйм», – дип сөйләде укытучы. Үз видеоларында ул теманы бирә, ләкин укучыларда теманы мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырыша, шуңа күрә роликлар мәктәптә дәресләрдә дә, өй эше сыйфатында да кулланылырга мөмкин.

Материаллар өчен темаларны укытучы, укучыларга һәм укытучыларга дәресләр үткәрүдә кызыклы булган нәрсәләрдән чыгып, мөстәкыйль сайлый. «Иң катлаулысы — 30 секунд эчендә темага кызыксыну тудырырга, күренешнең асылын ачарга һәм укучыларның уйлануларына һәм үз сорауларына урын калдырырга мөмкинлек бирәчәк сценарий язу», — дип белдерде Радик Хәбиров.

Бер материалны ясау өчен укытучыга ким дигәндә бер сәгать вакыт китә. Башта теманы тавыш һәм рәсем аша максималь ачу өчен дөрес фон сайлана, алга таба төшерү өлеше бара, ә соңыннан укытучы материалны эшкәртә һәм сәхифәсендә бастыра. «Иң күңеллесе – карауларны һәм ошату лайкларын күзәтү», – дип билгеләде Радик Хәбиров. «ВКонтакте» челтәрендә педагог язмалары 100 лайк җыя, ә Telegram да – 50 гә якын реакция.

Укытучы-блогерның иң популяр роликларының берсе ак аюлар йоны турындагы материал булган — мәкалә җылылык үткәрү темасына багышланган. «Видеоны караганнан соң балалар өстәмә сораулар бирделәр, ягъни балаларда кызыксыну тудыра алдым», — дип сөйләде педагог.

Киләчәктә Радик Хәбиров укытучыларны һәм укучыларны эчтәлек өстендә бергәләп эшләргә җәлеп итәргә һәм яңа монтажлау инструментларын үзләштерергә ниятли.

Эльнара Гөсәенованы басмалар иҗат итүгә укучыларның уңышлары илһамландыра

Эльнара Гөсәенова блогны Сыйныф җитәкчеләре форумының әгъзасы булганнан соң алып бара башлаган. Педагог «Вконтакте» социаль челтәрендә язмаларын бастыра – Казанда яшәүче хатын-кыз фикеренчә, бу платформа уңайлы, аңлаешлы һәм эшләү һәм укыту өчен кызыклы коралларга ия.

Хәзер Эльнара Гөсәенованың 2 меңнән артык язылучысы бар. Үз блогында ул укытучыларга, укучыларга һәм аларның ата-аналарына кирәк булачак белем бирү материалын һәм мәгълүматны бастыра. Педагог төрле форматларда эшли: текст, презентация, видео һ.б. Әңгәмәдәше сүзләренчә, ул сәнгатьне ярата һәм аны блогта актив кулланырга тырыша.

Быел Эльнара Гөсәенова Сыйныф җитәкчеләре форумының илчесе булды, шуңа күрә хәзер ул чара һәм сыйныф җитәкчелеге белән бәйле вакыйгалар турында эчтәлек бастыра.

«Минем блогның максаты — тормышның төрле өлкәләрен, аерым алганда мәгарифне, уңай күзлектән карау һәм күрсәтү. Кешеләргә әйләнә-тирә дөньяда гүзәллекне күрергә өйрәнү мөһим!» — дип уртаклашты Эльнара Гөсәенова.

Басмалар өчен идеяләр аның эш барышында, сәфәр вакытында яки мәдәният учреждениеләрендә булганда туа. Шулай ук укытучы укучыларның сораулары яки уңышлары белән илһамлана, мәсәлән, ул блогта укучының мәктәп проекты эше кысаларында төшерелгән документаль фильмын урнаштырган. «Укучыларның уңышлары башка балаларны үсешкә һәм тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешүгә рухландырсын иде», — диде Эльнара Гөсәенова.

Ул әлеге эчтәлекне булдыру бер минуттан алып өч-дүрт сәгатькә кадәр вакыт ала, ә кайчак язмага бер-ике көн сарыф итәргә кирәк, дип сөйләде. «Мин фикер алышу өчен, кызыклы экспонат табу өчен музейга бара алам, яки алга таба блог язылучыларына киңәш итәргә мөмкин булган китапханәгә сәфәр кылам», – дип аңлата Эльнара Гөсәенова. Материалларны әзерләүдә аңа кайвакыт укучылар да булыша: алар укытучылардан, яшьтәшләреннән интервью ала, видео төшерә, фото һәм видео төшерүдә катнаша.

«Киләчәктә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән минем блогны үстерү юнәлешендә хезмәттәшлекне көчәйтергә теләр идем. Уртак тырышлык белән генә әйләнә-тирәдәгеләр өчен ниндидер алыштыргысыз һәм әһәмиятле әйбер булдырырга мөмкин», – дип саный Эльнара Гөсәенова.

Ерлан Аймаганбәтов күрше төбәк укытучылары белән берлектә видео төшерә

Ерлан Аймаганбәтов «Вконтакте» социаль челтәрендә блог алып баруга 2022 елда Сыйныф җитәкчеләре форумында булганнан соң керешкән. Ул вакытта, педагог билгеләп үткәнчә, аның тормышы барлык мәгънәләрдә дә бөтенләй үзгәргән. Бу вакыт эчендә укытучы блогына 2 меңнән артык кеше язылган, алар арасында – укучылар һәм аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре һәм якыннары.

Үз сәхифәсендә блогер мәгариф һәм сәнгатькә багышланган язмалар бастыра. Басмаларның бастыру ешлыгы чаралар санына бәйле, ләкин атнага өч язмадан артык түгел. Ерлан Аймаганбәтов төгәл эчтәлектә-планда тора. Кызыклы язмалар язуга, клиплар төшерүгә, катнашу стратегиясен дөрес төзүгә һәм башка бик күп нәрсәләргә педагог Сыйныф җитәкчеләре форумында өйрәнгән.

«Блог алып бару — миңа педагог буларак зур ярдәм. Дәрестә мин — белем бирүче укытучы, ә сәхифәмдә мин педагогларның әле социаль яктан да актив була алуларын күрсәтәм. Мәсәлән, алар конкурсларда катнаша, концертларга йөри яки фильмнар карый. Болар барысы да укучыларны җәлеп итә, алар шәрехләр калдыра, ә мәктәптә үз фикерләре белән уртаклаша», – дип сөйләде Ерлан Аймаганбәтов.

Эчтәлекне башка шәһәрләр һәм республикалар укытучылары белән уртак проектлар белән дә тулыландыралар. Алар арасында композитор Петр Чайковский белән бәйле урыннар турындагы клип та бар. Видеода Алабуга, Удмуртия, Ульяновск өлкәсеннән укытучылар катнашты. Үз чиратында Ерлан Аймаганбәтов язылучыларга П.И. Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбе турында сөйләде. Тагын бер шундый проект «Тәмле яңалыклар»(«Вкусные новости») булган, анда Яр Чаллы һәм Алабуга педагоглары өй шартларында чәй һәм татар милли камыр ризыклары белән айга йомгак ясаганнар.

«Минем укучыларым — төп илһам чыганагы. Без алар белән Татарстан буйлап сәяхәт итәбез, Иннополис һәм Зөягә бардык. Шул рәвешле блог өчен уртак видеоклиплар булдырылды. Укучылар белән без «Сферум»да үз каналыбызны алып барабыз, ул «Тәмле өчпочмаклар» дип атала. Бу канал белән без «Сферум» цифрлы мәйданчыгыннан Россиянең иң яхшы 50 командасына кердек һәм Мәскәүдән истәлекле бүләкләр алдык», – дип сөйли укытучы.

Алга таба педагог белем бирү күзәтүләрен клиплар форматында төшерә башларга тели. «Блог алып баруга мин үз шөгылемә караган кебек карыйм. Әлбәттә, ул берничек тә минем төп эшем белән кисешмәскә һәм миңа укытучы булырга комачауламаска тиеш. Һәр язылучыга мин хөрмәт һәм курку белән карыйм, чөнки аларның һәркайсы миңа эчтәлекне булдырырга яңа этәргеч булачак фикерләре белән уртаклаша», – диде педагог.
Барлык яңалыклар