Ябылыш «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларындагы юл эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Казанда Фучик урамы транспорт хәрәкәте өчен ике төнгә ябыла.
Шулай итеп, 5-нче июньнең 20.00 сәгатеннән 6 июньнең 6.00 сәгатенә кадәр Фучик урамы Җиңү проспектыннан алып Рихард Зорге урамына кадәр хәрәкәт юнәлешендә ябык булачак.
6-нчы июньнең 20.00 сәгатеннән 7-нче июньнең 6.00 сәгатенә кадәр Рихард Зорге урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәт итү юнәлешендә хәрәкәт ябыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Ябылыш «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларындагы юл эшләре белән бәйле. Заказчы - «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе.