В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакытлыча чикләүләр юл эшләре үткәрү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Казанда төнге вакытта, 21:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр, Тихомирнов һәм Щербаков тыкрыгы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак. Вакытлыча чикләүләр юл эшләре үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
24-нче июньнән 25-нче июньгә кадәр Тихомирнов һәм Щербаков тыкрыгы үзәге ягына Вишневский урамыннан алып Бутлеров урамына кадәр автомобиль транспорты хәрәкәте тулысынча ябыла.
Участокны түбәндәге маршрут буенча урап булачак: Тихомирнов урамы – Вишневский урамындагы съезд – Назарбаев урамы – Петербург урамы – Островский урамы –Сәлимҗанов урамы – Пушкин урамына кадәр.
25-нче июньнән 26-нчы июньгә кадәр Тихомирнов һәм Щербаков тыкрыгы Бутлеров урамыннан Вишневский урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.
Автомобильчеләр өчен урап узуның өч варианты тәкъдим ителә:
Пушкин урамы – Бутлеров урамы – Вишневский урамы;
Пушкин урамы – Островский урамы – Назарбаев урамы – Павлюхин урамы – Универсиада проспекты;
Пушкин урамы – Сәлимҗанов урамы – Павлюхин урамы – Универсиада проспекты – Оренбург тракты.