В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Терекөмеш баганалары аяз вакытларда минус 18 градус күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Татарстан һәм аның башкаласында төнлә һәм көндез салкын һава саклана. Киләсе тәүлектә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми.
Төнлә Казанда терекөмеш баганалары минус 11-13 градуска кадәр төшәчәк, аяз вакытларда – минус 18 градуска кадәр. ТР буенча төнге минималь температура минус 11-16 градус булачак, аяз вакытларда – минус 21 градуска кадәр. Көньяк-көнбатыштан салмак җил.
Көндез 30 мартта Казанда температура нуль градустан минус 2 градуска кадәр үзгәреп торачак, ТР буенча – +1 градустан минус 4 градуска кадәр. Көньяк-көнбатыштан салмак җил. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстан буенча шимбә көнне аязучан болытлы һава фаразлана, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез һәм кич белән күпчелек районнарда бераз кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан, көньяктан салмак җил. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда – минус 16 градуска кадәр. Көндез максималь температура минус 3 градустан +2 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык.