В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 14 июньдә синоптиклар явым-төшем фаразламый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә. Төнге сәгатьләрдә Казанда яшенле яңгыр булачак. Төнлә Казанда төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 м/с тизлектә җил исәчәк (Татарстанда 16 м/с тизлеккә кадәр, яшен вакытда – 20 м/с тизлеккә кадәр).
Төнге температуралар шәһәрдә – +8-10 градус, республикада +7-12 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көндез 14 июньдә Казанда явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Республикада терекөмеш баганалары +14-19 градус күрсәтәчәк.