В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 14 сентябрьдә һава температурасы +19-21 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Татарстан һәм аның башкаласында киләсе төндә яшенле яңгыр һәм көчле җил (15-20 м/с кадәр) фаразлана. 14 сентябрьгә каршы төндә ТРда һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, Казанда – +11-13 градус.
Көндез җомга көнне алмашынучан болытлы һава саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, көндез республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми. Көнбатыштан уртача тизлектә иҗл исәчәк. Татарстан буенча һава температурасы +18-23 градус булачак, Казанда – +19-21 градус.
15 сентябрь, шимбә көнне, ТРда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем күзәтелми. Салмак, үзгәрүчән җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез – +17-22 градус.